ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Рәсми Татарстан

Дмитрий Медведев «Цифрлы икътисад» программасы буенча актив эш алып барылуын җиткерде

16 гыйнвар 2018, 20:04 , Фото: tatarstan.ru

Дмитрий Медведев «Цифрлы икътисад» программасы буенча актив эш алып барылуын җиткерде Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумының пленар дискуссиясендә катнашты

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумының пленар дискуссиясендә катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, асылда теләсә кайсы икътисадый процессның үзәгендә бүген кеше тора.

«Технологияләр икътисадта яңа мөмкинлекләр тудыра. Җитештерү һәм куллану индивидуальләшә бара, – диде РФ Премьер-министры. – Продуктның персональләшүе хәтта массакүләм, серияле җитештерүләргә дә кагылды. Мәсәлән, киләчәк мәгарифе персональләштерелгән мәгариф траекториясенә таянучы система булачак – ачык мәгариф ресурслары һәм укыту нәтиҗәләренә карата яңа алымнар белән».

Дмитрий Медведев фикеренчә, яңа технологик яшәү рәвеше интеллектуаль капиталның хакын һәм кыйммәтлелеген берничә мәртәбә арттыра: «Кеше потенциалы – белем һәм иҗат, шулай ук дәүләт идарәсе сыйфаты ул».

Ул игътибар иткәнчә, заманча технологияләр хезмәт базарын җитди рәвештә трансформацияли: «Киңрәк караганда – технологик прогресс эш вакыты кимүгә китерә».

Дмитрий Медведев шулай ук белдергәнчә, Россиядә хәзер «Цифрлы икътисад» программасы буенча актив эш алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр