ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Җәмгыять

Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә

16 гыйнвар 2018, 19:13 , Фото: Михаил Захаров

Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә Тәлгать Абдуллин әйтүенчә, сәбәбенә карап, түләтү кичектерелергә мөмкин.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Социаль ипотека программасы буенча фатир алып, айлык акчаны түли алмаучыларның хәленә керәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында узган матбугат очрашуында фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.

“Төрле сәбәпләр аркасында түли алмаган кешеләр белән безнең иҗтимагый комиссия шөгыльләнә. Ул очракта түләүне кичектерү мөмкинлеген карыйбыз, балигъ булмаган балалары булса, балигь булганчы озайтылырга мөмкин. Кыскасы, аңлау, булышлык бар. Әмма иң мөһиме шул: бушка гына тораклы булу кебек мәкерле ният булырга тиеш түгел. Кеше үзенең матди хәлен яхшыртырга тырышса, анысы икенче мәсьәлә”, – диде Тәлгать Абдуллин.

Фонд директоры социаль ипотека яки авария хәлендәге торактан күчерү программалары буенча торак ала алмаучыларга, аз керемлеләргә социаль наймнан файдаланырга киңәш итте. Социаль найм нигезендә, 25 ел коммуналь түләүләрсез фатир өчен түләп яшәп булганын искәртте. Ул аварияле торактан күченүчеләр өчен 2017 елда 5,5 мең фатир бүленеп биргәнен билгеләп узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр