ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар дөньясы

Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

16 гыйнвар 2018, 17:32 , Фото: Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк "Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" күргәзмәсе дин галименең 200 еллыгы уңаеннан оештырылачак проектларны башлап җибәрде.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә – татар халкының дини һәм рухи үсешенә зур өлеш керткән мәгърифәтче, галим, күпкырлы шәхеснең 200 еллыгы уңаеннан оештырылган юбилей чараларының беренчесе.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Ш.Мәрҗанинең туган көне.

Экспозициядә дин галименең хезмәтләре белән бергә шәхси әйберләре дә урнаштырылган. Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Флера Дәминова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә Мәрҗанинең үзенчәлекле шәхес булуы хакында сөйләде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән кайбер тарихи ядкарьләрнең тарихы белән таныштырып узды.

“Биредә үзебезнең Милли музей фондларында саклана торган экспонатлар белән бергә, Татарстан архивы, Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни китапханәсендәге cакланучы ядкарьләр дә урын алды, – ди Флера Дәминова. – Белгәнебезчә, Мәрҗанинең бай китапханәсе булган. Ул һәрбер китапка үз мөһерен куйган. 1864-1865 елларда Истанбулда эшләтелгән бәллүрдән ясалган мөһер безнең музей фондларында саклана, аны да күргәзмәгә куйдык”.

Ш.Мәрҗанинең мемориаль әйберләрен, кулъязмаларын һәм китапларын туплаган, Казанның алдынгы фәнни оешмалары белән берлектә оештырылган күргәзмә галимнең тормышы белән дә танышырга мөмкинлек бирә. Фәнни һәм дини үсеше, мәгърифәтче буларак үсешен күз алдына китерергә ярдәм итә. Татар халкының мирасына һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уята.

93 экспонат куелган күргәзмәдә Мәрҗанинең бюро-секретер, юл кәрзине, урындыкларын да якыннан күрергә мөмкин. Мәгърифәтченең 1874 елда ясалган фотосурәте, сәгать, күпсанлы китапларына  музейга килгәннәр зур игътибар бирде. Тәүге мәртәбә киң җәмәгатьчелеккә Татарстан Дәүләт архивында Ш.Мәрҗанинең Искеташ мәчетендә һәм Казан Татар укытучылары мәктәбендә эшләгәнен раслаучы документлар да тәкъдим ителә. Алар арасында дин әһеле үз кулы белән язган 1863-1903 елгы метрика кенәгәләре дә бар. Әлеге кенәгәдә Ш.Мәрҗанинең үлеме турында да мәгълүмат саклана.

“Милли музейда сакланучы экспонатларның күп өлешен дин әһеленең туганнары тапшырган, – диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хәйруллина. – Юл кәрзине, мөһере, вәгазь таягы, комган, бюро-секретер, сәгать һәм башка экспонатларны Мәрҗанинең туганнары безгә 1972-75 елларда тапшырган. Ә ике урындыгын һәм диванны 2005 елда бер реставратор китерде. Бүгенге көнгә кадәр әле һаман да  Мәрҗани дәвамчыларында аның шәхси әйберләре сакланадыр, дип уйлым”.

“Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсенең тантаналы ачылышына дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре һәм Татарстан галимнәре, шәкертләр, журналистлар катнашты. Чарада чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Ш.Мәрҗани шәхесенә үзенең югары бәясен биреп узды.

“Мәрҗанине совет чорында оныттырырга тырыштылар, – ди Разил Вәлиев. – Шәхсән үзем Мәрҗани исемен 18 яшемдә университетка укырга килгәч кенә ишеттем. Дин галиме заманында бик абруйлы булган. Менә хәзер кабаттан аның горур исеме халыкка кайтты. Хезмәтләрен өйрәнүне, аларны кабаттан халыкка чыгаруны дәвам итәргә кирәк. Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башласак, яхшы булыр иде”.

Шулай ук Разил әфәнде “Җыен” фонды әзерләп чыгарган шәхесләребез сериясеннән Ш.Мәрҗани китабын Милли музейга бүләк итте.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр