ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

16 гыйнвар 2018, 15:34 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый Дәүләт архивы меңнәрчә ябылган оешманың элекке хезмәткәрләре турында документлар эзли, ди бу хакта Ирада Әюпова.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның элеккеге чәчтарашлары, мех эшкәртүчеләр һәм аш пешерүчеләр пенсиягә чыкканда үзләренең эш стажын һәм хезмәт хакын раслый алмаячак. Алар эшләгән оешмалар ябылган, ә документлар сакланмаган.

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова шул хакта хәбәр итте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, ТР Дәүләт архивы бүген Татарстанда меңләгән ябылган оешманың хезмәткәрләре турында документлар эзли. Алар хезмәт пенсияләрен рәсмиләштергәндә стаж һәм хезмәт хакын раслау өчен кирәк.

«Безнең рәсми сайтта әлеге предприятиеләрнең исемлеге урнаштырылган. Кызганыч ки, аларның саны арта гына бара. Иң якланмаган өлкә – көнкүреш хезмәте күрсәтү. Ул 1990нчы елларда беренчеләрдән булып хосусыйлаштырылды, шуннан соң күпләгән кечкенә оешмаларга таркалды», - дип искәртте Ирада Әюпова.

Ул әлеге оешмалар турында ниндидер документлар яки мәгълүматлары булган кешеләрне шул хакта ТР Архив эше буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә чакырды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10