ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгышлары белән котлады
Татарстан приставлары сатуга Казан уксус заводы бинасын һәм самолет куйды
Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр
Россия кызлары Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында “бронза” яулады

Икътисад

Россиядә иң кирәкле даруларның бәясе арзанайды

16 гыйнвар 2018, 14:55

Россиядә иң кирәкле даруларның бәясе арзанайды Бу - әлеге категориягә кергән дару бәяләрен җайга салуда дәүләт сәясәте белән бәйле, дип искәрттеләр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 2017 ел нәтиҗәләре буенча иң кирәкле даруларның бәясе 1,8 процентка арзанайды. Бу хакта, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама ясап, «Известия» хәбәр итә.

Соңгы тапкыр әлеге категориягә кергән даруларның бәясе 2013 елда 0,6 процентка төшерелгән иде. Бу - әлеге категориягә кергән дару бәяләрен җайга салуда дәүләт сәясәте белән бәйле, дип искәрттеләр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Күбесенчә бәясе 50 сумнан артмаган дарулар (2,1 процентка) арзанайды. 50 - 500 сум торган препаратларның бәясе - 2 процентка диярлек, 500 сумнан кыйммәтрәк даруларныкы 1 процентка төште. Экспертлар әйтүенчә, бәяләр алга таба да төшереләчәк.

Узган ел ахырында иң кирәкле дарулар исемлегенә тагын 68 препарат өстәлде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр