ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

2017 елда Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү чараларына 1 миллиард сум акча бирелгән

16 гыйнвар 2018, 14:18

2017 елда Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү чараларына 1 миллиард сум акча бирелгән Узган елда ТР Социаль иминият фондына 31 мең кешедән техник тернәкләндерү чаралары сорап язган 78 мең заявка кергән.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2017 елда Татарстан инвалидлары техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедия эшләнмәләренә 1 миллиард сум акча алган. Бу – 2016 елга караганда 100 миллион сумга диярлек артыграк, дип хәбәр итте ТР Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин фондның йомгаклау коллегиясендә.

Әйтик, узган елда ТР Социаль иминият фонды 31 мең кешедән техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турында 78 мең заявка алган. Аларның 92 проценты канәгатьләндерелгән.

Гражданнар шулай ук мөстәкыйль рәвештә юнәткән техник тернәкләндерү чаралары өчен компенсация алырга хокуклы. Хисап елында ташламалардан файдаланучы гражданнарга 137 миллион сум күләмендә компенсация түләнгән.

«Инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедия эшләнмәләре һ.б. махсус чаралар белән өзлексез тәэмин итү, тәҗрибә күрсәткәнчә, хәл ителерлек мәсьәлә», - дип белдерде утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10