ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Дин

Шиһабетдин Мәрҗанигә Казанда һәйкәл куелачак

16 гыйнвар 2018, 13:16 , Фото: Салават Камалетдинов

Шиһабетдин Мәрҗанигә Казанда һәйкәл куелачак Бу хакта бүген галимне искә алу чарасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәбәр итте.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Дөньякүләм танылган дин галиме, фәлсәфәче Ш.Мәрҗанигә Казанда һәйкәл куелачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәбәр итте.

Муфтий РТ почтил память Ш. Марджани на Ново - татарском кладбище

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан искә алу чарасы булып узды.

“Ш.Мәрҗани - безнең горурлана торган шәхесебез, - ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. – Дин галиме, мәгърифәтче, тарихчыга быел һәйкәл куелачак. Әлеге форсаттан хөкүмәтебез җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтеп узасы килә. Казанның Мәрҗани урамына урнашачак һәйкәлнең тантаналы ачылышын җәй айларына тәгаенләдек.

Юбилей чараларын күләмле итеп уздырачакбыз. Мәрҗанигә багышланган конференцияләр дә оештырырга исәп тотабыз. Россия мөфтиләре белән дә проектлар буенча сөйләшүләр алып барылды. Ел дәвамында төрле эчтәлектәгеләре узар, дип ышанам.

Ш.Мәрҗани - көрәшче, Сабан туе мәйданнарында батыр булган шәхес. Аңа багышланган спорт ярышлары уздыру да күздә тотыла. Шәкертләр мондый ярышларга әзерләнә инде”.

Мансур хәзрәт искәртеп узганча, Татарстан Диния нәзарәте Ш.Мәрҗанинең бүгенге дәвамчылары белән дә элемтәдә тора. “Нәсел дәвамчылары белән күрешәбез, алар безгә килеп йөри. Озакламый Мәрҗани  музее ачылыр, дип уйлыйбыз. Бәлки галимнең нәсел дәвамчылары үзләрендә саклана торган кадерле экспонатларны да китерерләр. Китаплары бик күп, безгә галимнең шәхси әйберләре кызыклы булыр иде”, - ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10