ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Шиһабетдин Мәрҗани - дөньякүләм абруй казанган шәхес

16 гыйнвар 2018, 12:40 , Фото: Салават Камалетдинов

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Шиһабетдин Мәрҗани - дөньякүләм абруй казанган шәхес Мәрҗани турындагы фикерләрен мөфти галимне искә алу чарасында - Яңа Татар бистәсе зиратында белдерде.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Бүген күренекле татар дин эшлеклесе, мәгърифәтче, мөселман фәлсәфәчесе, тарихчы һәм Көнчыгыш белгече Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел. Әлеге уңайдан Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында, Ш.Мәрҗанинең кабере янында искә алу чарасы булып узды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин, Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һ.б дин әһелләре, шәкертләр һәм журналистлар катнашты.

Муфтий РТ почтил память Ш. Марджани на Ново - татарском кладбище

Нияз хәзрәт Сабиров галимнең васыятен, аның бөек мирасын һәм кабатланмас шәхес булуы хакында сөйләп узды. “Бөек фикер иясе, остаз хезмәтләре белән генә түгел, ә үзенең яшәү рәвеше белән дә безгә үрнәк, - ди Нияз хәзрәт Сабиров. - Ул кечкенәдән үк гыйлемгә хирыс булган. Мәдрәсәдәге китаплардан тыш, башка китапларны күп укыган. Әнисе һәм әтисе ягыннан да галим кешеләр булган. Мәсәлән, әтисе Баһаветдин хәзрәт Бохарада гыйлем алган. Бохара әмире Хәйдәр аны шунда калдырырга теләгәнлеге мәгълүм. Ләкин Баһаветдин хәзрәт туган җиренә кайта, шулай да Бохара әмире аңа бүләкләр җибәрә торган була. Мәрҗани үзе дә Урта Азиядә 11 ел гыйлем туплаган дин эшлеклесе”.

Муфтий РТ почтил память Ш. Марджани на Ново - татарском кладбище

Ш.Мәрҗанинең туган көне уңаеннан оештырылган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәйх Мәрҗани рухына багышлап Каләм шәрифтән аятьләр укыды. Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин дин галименең уңай сыйфатларын искә алды, ислам диненең куәтләнүен теләп дога кылды.

Исегезгә төшереп узабыз, 2018 ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Ш.Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Галимнең туган көненә бәйле шушы истәлекле көн уңаеннан республикабызда күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.

Муфтий РТ почтил память Ш. Марджани на Ново - татарском кладбище

“Мәрҗани хәзрәтебезнең шәкертләре бар,  Аллага шөкер, - ди мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Аның шәкертләре Бахрейн, Иорданиядә дә яши. Ш.Мәрҗанинең хезмәтләре чит илләрдә дә өйрәнелә. Аның китаплары буенча галимнәр диссертацияләр дә яклый. Татар галименең хезмәтләре хәзер дә Әл-Әзһәр университетында басыла, аның буенча дин сабаклары укытыла. Димәк, Мәрҗанине Татарстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә хөрмәт итәләр, аның хезмәтләренә таяналар. Ш.Мәрҗанинең 30 хезмәте исәпләнә. Алар гарәп телендә язылган булса да, берничәсен татарча, русчага тәрҗемәдә һәм төп нөсхәдә бастырырга ниялибез”.

Муфтий РТ почтил память Ш. Марджани на Ново - татарском кладбище

Мөфти шулай ук Ш.Мәрҗанинең кайбер хезмәтләренә тукталып узды, мәдрәсәләрдә укытулуына басым ясады. “Коръән турындагы китабын Иорданиядән алып кайттык, - ди мөфти. – Гарәп телендә язылган ул. Күптән түгел генә Пакыстанда тагын бер хезмәт табылды. Баһаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе) гарәп телендә тәфсир язган булган, бу хезмәт II томлык булырга тиеш. Шуның I томы Пакыстанда кулъязма буларак саклана. Якын киләчәктә бу хезмәтне кулыбызга төшерергә ниятләдек. Ел дәвамында Татарстан Диния нәзарәте Ш.Мәрҗанигә багышлап конференцияләр оештыра, хезмәтләрен яңадан нәшер итәчәк. Ш.Мәрҗани гади галим генә түгел! Ул - чит ил мөселманнары арасында да абруй казанган шәхес”.

Бүген көн дәвамында Татарстанның төрле районнарында Ш.Мәрҗанинең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган тематик кичәләр үткәрелә. Арча, Буа, Кукмара, Мамадыш, Ютазы, Әлмәт һәм Чаллы мөхтәсибәтләрендә урнашкан барлык мәдрәсәләрдә укучылар, имамнар һәм барлык кызыксынучылар өчен вәгазь кичәләре, викториналар, ачык дәресләр, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

Муфтий РТ почтил память Ш. Марджани на Ново - татарском кладбище

Белешмә: Галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туган. (Бабасының төп чыгышы Мәрҗан авылыннан.) Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани, 1838 елны Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел укыган. Туган ягына кайткан чагында (1850) берничә дөя йөге китап алып кайткан. Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. Мәрҗани 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә. 1880 елны Истанбул, Гарәбстан, Мисырда сәфәрдә була, андагы галимнәр белән таныша, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара. Аның төрки халыкларның тарихына бәйле хезмәтләре дөнья күргәч, ул Казан дәүләт университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алына, анда гыйльми темаларга чыгышлар ясый. Петербург һәм Мәскәүдәге рус ориенталистлары да, Лондон университеты галимнәре дә аның белән элемтәгә керәләр.

Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр язган. Унөч хезмәте аерым китап булып басылган. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып барган. Галимнең тарихи, биографик характердагы хезмәте – «Вафийәт әл-әслаф...». Ул - Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында биобиблиографик әсәр. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана (барысы 6 том, күләме 4500 бит чамасы). Автор бу әсәрен кулъязма нөсхәләрдә чит илләрдәге кайбер китапханәләргә дә җибәргән. Мәрҗанине дөньяга таныткан икенче бер хезмәте – «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар».
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр