ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгышлары белән котлады
Татарстан приставлары сатуга Казан уксус заводы бинасын һәм самолет куйды
Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр
Россия кызлары Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында “бронза” яулады

Татар дөньясы

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

16 гыйнвар 2018, 11:39 , Фото: Рамиль Гали

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган “Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Татарча диктант” нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова сүзләренчә, катнашучыларның яртысыннан артыгы татар телен яхшы белүен күрсәткән.

“Әлеге акция икенче тапкыр зур күләмдә үткәрелде. “Татарча диктант” язуда 2017 елда 2 меңгә якын кеше катнашты. Россия буенча Мәскәүдә, Санкт-Петербургта - 50ләп, Волгоградта, Екатеринбургта – 10-15ләп кеше язды. Чит илдә, ягъни Казахстаннан – 50, шулай ук Германия, Канада, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗаннан күп милләттәшебез катнашып, үзләренең татар теле өлкәсендәге белемнәрен сынады”, - дип сөйләде Әлфия Йосыпова.

Аның әйтүенчә, барлыгы 2 мең эш кабул ителгән, аларның 300е - кәгазь вариантта, калганы интернет аша килгән. Язма эшләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе фән докторлары, фән кандидатлары ике атна тирәсе җентекләп тикшергән.

“Диктант тексты шактый катлаулы, 369 сүздән тора иде. Пунктуация ягыннан да авыр текст сайланды. Шулай да нәтиҗәләр шатланырлык: 580 кеше, ягъни 29 процент – «5»ле билгесенә, 540 кеше, ягъни 27 процент диктантны “4”ле билгесенә язган. Катнашучыларның яртысыннан артыгы татар телен яхшы белүен күрсәтте. “3”ле һәм “2”ле билгесенә язучылар да бар. Киләчәктә бу катнашучылар белемнәрен тагын да арттырып, алдагы елда да яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр дип уйлыйбыз”, - дип белдерде Әлфия Йосыпова.

Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдә Казанда, Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә “Татарча диктант” дип аталган акция үтте. Мәгълүм булганча, текст Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән алынган иде.

"Татар-информ" агентлыгы татарча диктант билгеләре сайтка кертелде дип хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр