ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда VI Республика ифтарының беренче көне узды
26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга
«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды

Мәдәният

Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар

16 гыйнвар 2018, 09:47

Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар Реконструкция эшләре 86 миллион сумга бәяләнә.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Быел Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасын яңартуның дүртенче, соңгы этабын башкару күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында әлеге учреждениенең директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.

«Без башлаган эшләребезне ахырына җиткерергә телибез. Дүртенче этапта реконструкция эшләре 86 миллион сумга бәяләнә. Мәдәният министрлыгына, республика Хөкүмәтенә барысы хакында да җиткердек инде. Быел башкарып чыгарбыз дип уйлыйм», - диде Кадим Нуруллин.

Бинаның сыйдырышлылыгын арттыру өчен төзекләндерү проекты нигезендә эчке ишегалды белән «п» рәвешендәге корылманы тоташтырырга, яңа фойе булдырырга һәм бирегә урам яктагы ишекне күчерергә тәкъдим ителә. Ул чагында тамашачылар филармониягә хәзерге кебек Павлюхин урамы ягыннан түгел, ә капма-каршы яктан керәчәк.

«Ул чагында танылган музыкантларның күп кенә бюстларын һәм һәйкәлләрен аллеяларда урнаштыру максатка ярашлы булыр иде», - диде филармония директоры.

Моннан тыш, үзәк аллеяда фонтан урнаштыру күздә тотыла. Конструкциядәге мондый үзгәрешләр филармониянең бүгенге мәйданын башкача оештырырга, әйтик, балкондагы урыннарны 140ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Реконструкция эшләре төгәлләнгәннән соң тамаша залындагы урыннар саны 750гә җитәчәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10