ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгышлары белән котлады
Татарстан приставлары сатуга Казан уксус заводы бинасын һәм самолет куйды
Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр
Россия кызлары Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында “бронза” яулады

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумында катнашачак

16 гыйнвар 2018, 07:35

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумында катнашачак Бүген Президент “Гайдар форумы “Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак.

(Казань, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәрдә. Ул “Гайдар форумы “Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашачак.

Форумның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, көннең беренче яртысында Татарстан җитәкчесе “Җәмгыять сәламәтлеге өлкәсенә инвестицияләр” темасына очрашуда катнаша. Биредә РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева, төбәк башлыклары, Россия һәм чит ил эре компанияләренең җитәкчеләре булачак.

Соңрак Татарстан Президенты “Бюджет чыгымнарының эффектлылыгы дәүләт идарәсенең эффектлылыгы көзгесе буларак” темасына ачык диалогта эксперт буларак катнашачак.

Шулай ук, көннең икенче яртысында Миңнеханов Мәскәүдә берничә рәсми очрашу уздырачак, дип көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр