ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Мәдәният, Татар дөньясы

Кәзкәйдә Гөлшат Зәйнашева тууына 90 ел тулуга багышланган "Моңнар бәйрәме" кичәсе узды

16 гыйнвар 2018, 08:43 , Фото: kazanutlary.ru

Кәзкәйдә Гөлшат Зәйнашева тууына 90 ел тулуга багышланган "Моңнар бәйрәме" исемле музыкаль кичә турында китапханәче, җирлекнең "Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Г.Әхмәдишина сөйли.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ). Актаныш муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Кәзкәй авылы китапханәсендә Г.Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга карата "Моңнар бәйрәме" исемле музыкаль кичә үткәрелде.

"Безнең җыр поэзиябездә гомерләрен җырга багышлаган аерым шагыйрьләр бар. Әлеге кичә дә Г.Зәйнашева сүзләренә язылган җырларга багышланды", диелә хәбәрдә.

"Кичә барышында аның сүзләренә язылган "Зәңгәр күлмәк". "Безнең авыл", "Үзең анла", "Зәңгәр төймә", "Җырлыйм әнием турында" җырларын И.Шакиров, Г. Рахимкулов башкаруында иске пластинкалар аша тыңладык. Г.Зәйнашева тормышта нык, көчле ихтыярлы, оптимист кеше була. Тормыш аны төрлечә, аяусыз сынаса да, ул бөгелми, бөтен авырлыкларны җиңеп гомере буе иҗат итә. Кичәнең максаты да укучыларга әлеге фикерләрне җиткерү иде", - дип сөйли китапханәче, җирлекнең "Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Г.Әхмәдишина. 

Г. Зәйнашева - 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Тулаем алганда, 1957-2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга.

Г.Зәйнашева - бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган. 

Татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Иң популяр җырлары тупланган «Илле җыр» (1988) исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Г.Зәйнашева драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат активлыгы күрсәтә. «Гайфи бабай, өйлән давай» һәм «Җаным жәл түгел сиңа» дигән комедияләре әле дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Гөлшат Зәйнашева 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10