ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Авыл

Казан аграр университетында инженерларның квалификациясен күтәрү курслары уза

16 гыйнвар 2018, 07:28

Казан аграр университетында инженерларның квалификациясен күтәрү курслары уза Курсларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрен механикалаштыру буенча консультантлар, хуҗалыклар һәм агрофирмалар инженерлары килә.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ). Кичә, 15 гыйнварда “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Механизация һәм техник сервис институты базасында “Машина-трактор паркыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары ачылды. Әлеге хәбәрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Укулар өч этапта узачак: 15-19 гыйнвар, 22 - 26 гыйнвар, 29 - 2 февраль.

Курсларның максаты – хуҗалыкның машина-трактор паркыннан фадалануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне сыйфатлы үзгәртү.

Курсларга Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрен механикалаштыру буенча консультантлар, хуҗалыклар һәм агрофирмалар инженерлары килә.

Программаны үзләштергәннән катнашучылар авыл хуҗалыгы машиналарын, терлекчелек җайланмаларын көйләү һәм алардан нәтиҗәле файдалану буенча белемнәрен һәм осталыкларын ныгытачак. Аларга техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау буенча күнекмәләр алалар, шулай ук заманча инновацион техника белән һәм аларны файдалануга кертүнең нәтиҗәлелеге белән танышачаклар.

Моннан тыш, уку программасында импортны алыштыра торган майларны һәм запас частьләрне, норматив-техник документацияне, авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдаланганда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәнү, инженер эшендә интернеттан файдалануны өйрәнү планлаштырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр