ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: “Ачык Казан” системасын бөтен республикада эшкә җигәргә кирәк

16 гыйнвар 2018, 07:10 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов: “Ачык Казан” системасын бөтен республикада эшкә җигәргә кирәк Идарәче компанияләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар буенча шикаятьләрнең турыдан-туры үзләренә килеп ирешмәвенә зарлана.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ачык Казан” мәгълүмати системасы тәҗрибәсе Татарстанның барлык территориясендә кулланылырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының җиденче киңәйтелгән утырышында шундый күрсәтмә бирде.

Кичәге утырышта торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә гражданнарның еш зарлануы проблемасы күтәрелде. Торак күзәтчелеге органнары тарафыннан халык шикаятьләрен карау тәртибен камилләштерү буенча проект төркеме исеменнән “Бриор+Каусария” компаниясе җитәкчесе Кәүсәрия Матросова чыгыш ясады. Эшмәкәр массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан да идарәче компанияләргә карата котырту күзәтелгәненә зарланды. “Алар халыкка үз проблемаларын күзәтчелек органнары аша хәл итәргә тәкъдим итә, гәрчә башта идарәче компаниягә заявка җибәрсәләр, проблемалар күпкә нәтиҗәлерәк тә хәл ителә алыр иде”, - дип саный ул.

“Милекче турыдан-туры идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәгә хокуклы. Ә инспекциягә шикаять биреп хәл итәргә омтылганда, кагыйдә буларак, бөтен кеше оттыра: милекче барыбер тиз арада мәсьәләсенең чилешенә ирешми, чөнки күзәтчелек органы шикаятькә җавап бирүне 30 көнгә кадәр суза ала, идарәче компаниягә гражданнарның заявкасы да соңарып килеп ирешә. Тикшерүче орган беркетмә белән яки шундук штраф сугу өчен килә, ә өч хилафлык компанияне йорт белән идарәдән мәхрүм итәргә мөмкин яки 250мең сумга кадәр шраф янавы ихтимал”, - дип белдерде докладчы.

Кәүсәрия Матросова, проблемадан чыгу өчен, “Ачык Казан” системасы тәҗрибәсен тарату яклы булуын әйтте. Аның әйтүенчә, идарәче компанияләрнең бер өлеше шушы системада эшли. 5-15 минут эчендә кулланучыларның заявкасы турыдан-туры идарәче оешмага юллана. Система заявка статусын күрергә мөмкинлек бирә.

Казан мэры Илсур Метшин сүзгә кушылып, бу проектның уңышлы булуын билгеләп узды. Казаннан шушы системага Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре һәм Россиянең 12 шәһәре кушылганын белдерде. Белешмә өчен. “Ачык Казан” системасында хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалыгының 41 идарәче оешмасы, 277 подряд оешмасы һәм “Татэнерго”, “Водоканал” МУП, “Казэнерго” АҖ, “Чиста шәһәр” ҖЧҖ, “ПЖКХ” ҖЧҖ, “КЭЦ” МУП предприятиеләре. “Ачык Казан” системасы 400 меңгә якын исәп-хисап счетлары буенча эш итә. 4,5 меңнән артык торак йорт шушы системага карый.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин фикеренчә, “Ачык Казан” системасы кайбер кыенлыкларны җиңеләйтсә дә, гражданнардан шикаятьләрдән бөтенләй арындырачак дип әйтеп булмый. “59 нчы Федераль закон нигезендә, торак инспекциясе барыбер тиешле тикшерүләрне, процедураларны уздырырга тиеш, мөрәҗәгатьләр дә барыбер килүеннән туктамаячак, аларгы өйрәнергә туры киләчәк”, - диде.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов барлык исәп-хисап счетларын дәүләт мәгълүмати системасына беркетүне тәкъдим итте. Шул рәвешле, система идарәче оешмалар тарафыннан билгеләнгән вакытта каралмаган шикаятьләрне генә дәүләт торак инспециясенә җибәрер иде, дип саный ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа системалардан бигрәк, булганнарын эшкә җигүне хуп күрүен әйтте. “Әйдәгез,”Ачык Казан” системасын бөтен республикада эшләтик. Булган әйберне киңрәк кулланырга кирәк, булганы өстенә яңасын уйлап чыгарырга түгел”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент утырышның азагында: “Без хәл итәргә тырышкан мәсьәләләр һаман саен катлаулана бара, шулай да, минемчә, мондый форма безгә аларның чишелешләрен табарга яки федераль дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итә”, - диде. Ул хакимият һәм бизнесның булган вазгыятьне үзгәртергә омтылуларын билгеләп узды. “Борчулы сораулар һәрвакыт булачак, әмма хәзер бизнесның өмет-ышанычлары да бөтенләй башка. Без моңа әзер булырга тиеш. Һәр төбәктә эшлекле мохит булдыру бизнес үсеше өчен төп шарт булып тора. Эшлекле климатны яхшырту өчен системалы караш кирәк”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр