ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Җәмгыять

Кукмара районы ветераннары кичке шәһәр буенча экскурсиягә чыкты

16 гыйнвар 2018, 00:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара районы ветераннары кичке шәһәр буенча экскурсиягә чыкты Алар шәһәребезнең бизәлешен карадылар, "Син Кукмараны беләсеңме?" дигән конкурс-викторина сорауларына җавап бирделәр.

(Кукмара, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының актив ветераннары, "Россия пенсионерлар берләшмәсе" иҗтимагый оешмасының җирле бүлек әгъзалары оешма җитәкчесе Артур Зәкиев һәм урынбасары Римма Әхмәдиева белән берлектә кичке Кукмара буенча экскурсиягә чыктылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Алар шәһәребезнең бизәлешен карадылар. Кукмара киез итек-киез комбинатында, металл савыт-сабалар заводында, тегү фабрикасында, чаңгы шуу комплексында булып, 2017 елда башкарылган эшләр белән таныштылар. Артур Зәкиев экскурсиядә катнашучыларны райондагы яңа төзелешләр белән таныштырды, ә Римма Әхмәдиева "Син Кукмараны беләсеңме?" дигән конкурс-викторина әзерләгән иде. Экскурсия һәркемдә күңелле хатирәләр калдырды.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр