ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов популяр төбәк башлыклары рейтингында алтынчы урында тора

15 гыйнвар 2018, 20:09

Рөстәм Миңнеханов популяр төбәк башлыклары рейтингында алтынчы урында тора   “Медиалогия” компаниясе төзегән рейтингта лидерлыкка зур ара белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыров чыккан.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда социаль челтәрләрдә иң популяр булган Россия төбәкләре башлыклары арасындагы топта алтынчы баскычта. Әлеге нәтиҗәне Россия “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы аналитиклары чыгарган.

199,1 индексы булган Рөстәм Миңнехановны Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко (индексы -275,1), Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов (индексы - 313,2), Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (индексы - 333,4), Мәскәү мэры Сергей Собянин (индексы - 1277,1) узган.

Рейтинг лидеры Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, аның медиаиндексы 1503,9. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10