ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстанда, көчле авыру сәбәпле, төрмәдән иреккә чыгарылучылар арткан

15 гыйнвар 2018, 18:21 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда, көчле авыру сәбәпле, төрмәдән иреккә чыгарылучылар арткан Иреген чикләү җәзасына тартылган затлар саны 30 процентка диярлек арткан.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның җинаять-җәза системасы мәгълүматлары буенча, 2017 елда 23700 кеше җәзага җәмгыятьтән читләштерми генә тартылган. Сүз җинаять җаваплылыгына җәлеп ителсә дә, ирегеннән мәхрүм ителмәгән кешеләр турында бара. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 2017 елга йомгак ясауга багышланган коллегия утырышында билгеле булды.

Ирегеннән мәхрүм булмаучыларның төп өлеше шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә туры килә (53,4 процент), икенче урында – мәҗбүри эшләр (16,7 процент), өченче урында – билгеле бер эш белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү (16,2 процент), төзәтү эшләре (11,4 процент). Иреген чикләү җәзасына тартылган затлар саны 30 процентка диярлек арткан.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 54 нче Карарын гамәлгә ашыру кысаларында, узган елда, авыруы сәбәпле, җәза үтәүдән азат итү буенча судка 47 материал юлланган. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, бу, 2016 елга караганда, ике мәртәбә күбрәк. Суд 29 кешегә карата уңай карар чыгарган. Ә 2016 елда суд нык авыручы 19 кешене төрмәдән иреккә чыгарган булган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10