ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Хәвеф-хәтәр

Пермьдә мәктәптә пычак белән сугышканнар, унбишләп кеше зыян күргән

15 гыйнвар 2018, 12:03 , Фото: http://tass.ru

Пермьдә мәктәптә пычак белән сугышканнар, унбишләп кеше зыян күргән Дүртенче сыйныф укучылары укытучыны яклаган. Укытучы исә пычак белән сугышучы 15-16 яшьлек егетләрне аерырга тырышкан.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Пермь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, дүртенче сыйныф укучылары зыян күргән. "Әлеге вакытка 12 кеше хастаханәдә. Укытучы хатын-кыз һәм 15-16 яшьлек ике үсмер шәһәр хастаханәсендә. Аларга операция ясыйлар. Тагын 9 баланы табиблар караган, алар балалар хастаханәсенә җибәрелгән”, диелә ТАСС агентлыгы хәбәрендә.

Мәскәүдән Пермьгә Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре киткән. Ведомствоның рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, алар җирле полиция хезмәткәрләренә җинаятьне тикшерүдә ярдәм итәчәк. Шулай ук Мәскәүдән Мәгариф министрылыгы вәкилләре дә Пермьгә китте.

Россия Президенты каршындагы балалар хокукларын яклау буенча вәкил Анна Кузнецова сүзләренчә, дүртенче сыйныф укучылары укытучыны яклаган. Ә укытучы исә пычак белән сугышучы 15-16 яшьлек егетләрне аерырга тырышкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр