ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Лада» автомобиленең пассажиры һәлак булган

15 гыйнвар 2018, 09:29

Казанда «Лада» автомобиленең пассажиры һәлак булган Юл һәлакәте Петровский бистәсенең Кояшлы урамындагы 1нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районындагы авариядә 20 яшьлек кызның гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Авария кичә Петровский бистәсенең Кояшлы урамындагы 1нче йорт каршында килеп чыккан.

«Лада Гранта» автомобилен йөртүче 20 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм «Тойота» белән бәрелешкән. Россия машинасының 20 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10