ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда автомобиль гараж чокырына төшеп киткән
Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән
Казан кешесе ачудан “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дигән
Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин
Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты

Җәмгыять

Республика онкодиспансерында организмга аз нурланыш бирүче яңа томограф булдырылды

14 гыйнвар 2018, 15:29

Республика онкодиспансерында организмга аз нурланыш бирүче яңа томограф булдырылды Гадәти томографларга карганда, ул нурланышны 40 процентка киметә.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда Республика клиник онкология диспансерында Америка “OPTIMA 520” рентген компьютер томографиясе булдырылды. Гадәти томографларга карганда, ул нурланышны 40 процентка киметә.

Томограф анатомик структураларны һәм зарарланган урыннарны ачык күрергә, шешләрнең үсешен җентекләп ачыкларга мөмкинлек бирә.

Яңа компьютер томографиясе Татарстанда онкологик авыруларны дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыруда ярдәм итәчәк.

Клиникаларны югары технологияле медицина аппаратуралары белән тәэмин итү – Россия Президенты Владимир Путинның Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсенең сыйфатын күтәрү комплекслы стратегик тәкъдименең бер өлеше.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр