ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда автомобиль гараж чокырына төшеп киткән
Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән
Казан кешесе ачудан “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дигән
Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин
Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты

Хәвеф-хәтәр

12 миллион банка балалар ризыгын юк итәчәкләр

14 гыйнвар 2018, 12:12

12 миллион банка балалар ризыгын юк итәчәкләр    Lactalis компаниясенең сальмонелла белән зарарланган балалар ризыгы 83 илдә сатудан алыначак.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Lactalis компаниясенең сальмонелла белән зарарланган балалар ризыгы 83 илдә сатудан алыначак. Барлыгы 12 млн банка балалар ризыгын юк итәчәкләр. Бу хакта компания башлыгы Эмманюэль Бенье, хәбәр итә, дип җиткерә “Известия”.

“Бу бик эре масштаблы операция - 83 илдә куркыныч булган 12 миллион банка балалар ризыгы сатудан алыначак, кулланучылар моннан соң борчылмаячак”, дип интервью биргән Le Journal du Dimanche газетасында Бенье.

Ул продукцияне кире алу турында Франция икътисад министрлыгында консультациядән соң карар кылынуын җиткергән.

Куркыныч булган балалар ризыгы турында мәгълүмат 2017 елда барлыкка килгән. Франциядә әлеге продукцияне кулланып, сальмонеллез аркасында 35 бала сәламәтлегенә зыян килгән. Аларга компенсация вәгъдә ителгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр