ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда автомобиль гараж чокырына төшеп киткән
Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән
Казан кешесе ачудан “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дигән
Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин
Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты

Фән һәм мәгариф

Татарстан мәгариф һәм фән министрына ике беренче урынбасар тотарга рөхсәт иттеләр

14 гыйнвар 2018, 10:32 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан мәгариф һәм фән министрына ике беренче урынбасар тотарга рөхсәт иттеләр Ведомство башлыгының беренче урынбасарлары вазифасын хәзер Андрей Поминов һәм Илсур Һадиуллин башкара.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның яңа мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка  ике беренче урынбасар тотарга рөхсәт иттеләр. . Тиешле Татарстан Министрлар Кабинеты карарын 2017 елның 29 декабрендә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Шул ук көнне Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасар итеп, Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Илсур Һадиуллин билгеләнде.

Шундый ук вазифаны министрлык аппаратында 2014 елның августыннан Андрей Поминов (министрның гадәти урынбасары булып ул 2007елдан эшләп килде) били.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр