ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда автомобиль гараж чокырына төшеп киткән
Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән
Казан кешесе ачудан “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дигән
Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин
Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты

Сәясәт

Путин штабы ярты миллионнан артык имза җыйган

14 гыйнвар 2018, 10:15

Путин штабы ярты миллионнан артык имза җыйган  Имза җыю дәвам итәчәк.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Дәүләтнең гамәлдәге башлыгы Владимир Путинның сайлау штабы аны яклап 538 меңнән артык имза җыйган. Бу хакта штабның матбугат сәркатибе Андрей Кондрашов җиткергән, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Путинны яклап имза җыю 5 гыйнварда башланды. Закон нигезендә, Путин үз-үзен күрсәтүче буларак, аның өчен Үзәк сайлау комиссиясенә Россиянең 300 меңнән ким булмаган, әмма бер төбәктән 7,5 меңнән артык булмаган имза җыелырга тиеш.

“538 мең 113 имза җыелды. Бүген штаб тарафыннан өстәмә рәвештә 200 мең имза өчен тагын 20 мең имза кую битләрен бастырырга дигән карар кабул ителде”, - дип сөйләгән Кондрашов.

Җыюны дәвам иттерү карары кандидатка ярдәм итәргә теләүчеләргә имза куюда мөмкинлек бирү өчен кабул ителгән.

Өстәмә битләр кандидатның сайлау фонды акчаларына басылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр