ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять, Мәдәният

Татарстанда Тукай белән бәйле урыннарга мәдәни сәяхәтләр оештырылачак

13 гыйнвар 2018, 22:24 , Фото: Рамиль Гали

Татарстанда Тукай белән бәйле урыннарга мәдәни сәяхәтләр оештырылачак “Тукай юлы” проекты республиканың төньяк районнары үсешендә ярдәм итәчәк, дип белдерде Римма Ратникова.

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Журналистлар берлеге, республиканың велосипедчылар берлеге белән берлектә, Габдулла Тукай исеме белән бәйле урыннарга “Тукай юлы” исемле мәдәни сәфәр проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыру Татарстанның төньяк районнары белән бәйле. “Тукай да безнең коллега булган, шуңа күрә без шушы проектта катнашабыз. Ул татар халкының бөек шагыйре генә түгел, искиткеч журналист һәм публициста та булган”, - дип искәртте Римма Ратникова.

Аның фикеренчә, проект җәяүле һәм атлы туристлар, велосипедчыларны җәлеп итәчәк. “Бу Тукай исемен алга сөрүдә генә түгел, республиканың төньяк районнарын үстерүдә дә ярдәм итәчәк дип саныйбыз”, - ди ул.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр