ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Җәмгыять

Узган елда Уфада 59 хатын-кыз яңа туган баласыннан баш тартырга карар кылган

13 гыйнвар 2018, 15:50

Узган елда Уфада 59 хатын-кыз яңа туган баласыннан баш тартырга карар кылган 2014 елдан башлап Уфада "Яңа туган балалардан баш тартуны булдырмый калу хезмәте" хатын-кызларга балаларын гаиләдә калдырырга ярдәм итә.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфаның Опека һәм попечительлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 2017 елда 59 хатын-кыз яңа туган баласыннан баш тарту нияте булуын белдергән. Нәтиҗәдә яңа туган балалардан баш тартуны булдырмый калу хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәсендә 39 бала гаиләдә калган, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Узган ел 39 ананың балаларыннан баш тартырга нияте булу очрагы теркәлгән, 25 хатын-кыз, кире уйлап, балаларын алган.

Аналарны баласыннан баш тартуга төрле социаль һәм психологик сәбәпләр китерә, дип саный белгечләр.Уфада 2014 елдан алып яңа туган балалардан баш тартуны булдырмый калу хезмәте хатын-кызларга балаларын гаиләдә калдырырга ярдәм итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр