ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Җәмгыять, Төп яңалыклар

13 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

13 гыйнвар 2018, 21:00

13 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә, Яшел Үзән заводы киләсе 10 елда дәүләт оборона заказын үтәячәк, керәшен йолдызлары гала-концерт куйды.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады./ Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе котлавында - каләмегез үткен булсын, иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим, диелә.



Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте./ Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән.



Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 10 елга оборона заказы белән тәэмин ителәчәк./
Бу хакта Горький исемендәге заводта яңа патруль корабле төзелеше башлану тантанасында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов хәбәр итте.



16 гыйнварда Татарстан мөселманнары Мәрҗанине искә алачак./ Галимнең туган көне уңаеннан республикада күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.



Керәшеннәрнең "Туым җондозы" фестиваленең гала-концерты башланды./ Быел әлеге чара конкурс итеп түгел, ә төрле елларда җиңү яулаган катнашучыларның юбилей концерты буларак оештырылды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр