ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Җәмгыять

“Хәзинә” галереясендә Мәрҗани хөрмәтенә почта конвертына махсус мөхер сугу тантанасы була

13 гыйнвар 2018, 10:07

“Хәзинә” галереясендә Мәрҗани хөрмәтенә почта конвертына махсус мөхер сугу тантанасы була Татар мәгърифәтчесенең тууына 200 ел тулу уңаеннан сәнгати эшләнештәге күчермә штемпель әзерләнгән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган почта конвертына сәнгати эшләнештәге махсус мөхер сугу тантанасы булачак.

Конвертта бөек татар мәгърифәтчесенең портреты ясалган, диелгән хәбәрдә. Бу хакта “Россия почтасы” Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, 16 гыйнварда Татарстан Милли музеенда Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле уникаль документлар тәкъдим ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр