ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Икътисад

Казан рестораннарда иң кыйммәтле төшке ашлары белән "топ-5лек"кә кергән

12 гыйнвар 2018, 21:33 , Фото: Рамиль Гали

Казан рестораннарда иң кыйммәтле төшке ашлары белән Тикшеренүләрдә Россиянең миллионнан артык кеше яши торган 15 шәһәреннән 60 меңнән артык туклану урыны катнашкан.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан рестораннарда иң югары уртача чек рейтингында 4 урынны биләгән. Бу хакта HoReCa r_keeper өлкәсе предприятиеләрен автоматлаштыру буенча сервис хәбәр итә.

Тикшеренүләрдә Россиянең миллионнан артык кеше яши торган 15 шәһәреннән 60 меңнән артык кафе, ресторан, фастфурд предприятиеләре, бар-ресторан һәм клуб рестораннары кебек туклану урыны катнашкан. Төшке аш өчен популяр ризыклар буларак итле солянка, грек салаты, карбонар пастасы һәм минераль су бәяләре алынган.

Россия буенча төшке аш бәясе 1073 сум тәшкил иткән. Иң кыйммәтле төшке аш Мәскәү ресторанында – 2478 сум, иң югары бәя буенча икенче урында Санкт-Петербург (1920 сум), өченче урында – Түбән Новгород (1297 сум). Казанда уртача бәя 1100 сум тәшкил иткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр