(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13-14 гыйнварда мөслимәләр өчен мәгариф бизнес-проекты узачак. Ике көнлек бушлай лекторий үз эшләрен башларга хыялланучылар һәм хоббиларыннан акча эшләргә теләүче хатын-кызлар өчен оештырыла. Бу социаль проектта теләге булган һәркем катнаша ала.
Лекторий бизнес ачкан яки ачарга хыялланучыларны куркудан арындыруга юнәлдерелгән. Төп темалар: маркетинг, сату, психология, салым түләү, юрисдикция, бухгалтерия, Шәригать кануннары буенча бизнес.