ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять

Казанда Яңа елда гаилә корган иң яшь парга 18әр яшь

12 гыйнвар 2018, 20:49 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казанда Яңа елда гаилә корган иң яшь парга 18әр яшь Бу чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 50 пар никахларын теркәгән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 1-10 гыйнварда Казанның ЗАГС бүлекләрендә 353 баланың (173 малай һәм 180 кыз) тууын теркәгәннәр. Иң яшь әнигә 19 яшь, иң өлкәненә 43 яшь. Ә иң яшь әти 18 яшьтә булса, иң өлкәне 54 яшьтә.

Бу атнада иң популяр исемнәргә Марк, Артем, Самир, София, Ева, Алиса, Александр, Михаил, Тимофей кергән.

Ата-аналар балаларына сирәк кушкан исемнәр – Валентина, Алексия, Аарон, Ариела, Айнель, Арон, Фирүзә, Добрыня, Алиана.

Бу чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 50 пар никахларын теркәгән. Иң яшь кәләшкә һәм кияүгә 18әр яшь. Иң өлкән кияүгә 62 яшь булса, кәләшкә – 60, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр