ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Фән һәм мәгариф

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү артуга аңлатма бирде

12 гыйнвар 2018, 20:04

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү артуга аңлатма бирде Түләү арту балалар бакчасы эшчәнлеген финанс тәэмин итү чыгымнары үсү белән бәйле.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан республика балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-ана түләүләре 4 процентка артуы уңаеннан аңлатма бирде.

“Ата-аналар түләве арту балалар бакчалары эшчәнлеген финанс тәэмин итү чыгымнары, шул исәптә азык-төлек бәясе, балаларны карауда катнашучы персоналларның хезмәт хакы арту белән бәйле”, – диелгән министрлык хәбәрендә.

Ата-аналар түләве шулай ук учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисал өчен, 3-7 яшькәчә бала 10,5 сәгать балалар бакчасында булса, ата-аналар түләве 3117 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул 120 сумга артыграк булачак.

Ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр сакланачак, дип белдерелә министрлык хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр