ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Спорт

Россия биатлончылары Дөнья кубогы этабы эстафетасында бронза медаль яулады

12 гыйнвар 2018, 18:17 , Фото: biathlonrus.com

Россия биатлончылары Дөнья кубогы этабы эстафетасында бронза медаль яулады Ил спортчылары бу сезонда 29 мөмкинлектән икенче медален генә яулый.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең ир-егет биатлончылары Германиянең Рупольдингында уза торган Дөнья кубогының бишенче этабында эстафета ярышларында бронза медаль яулады.

Беренче булып финишка Норвегия биатлончылары (Ларс Хельге Биркеланн, Тарьей Бё, Эмиль Хегле Свендсен, Йоханнес Бё) килде. Алар штраф әйләнәгә кермәде, барлыгы 7 өстәмә патрон файдаланды һәм араны 1 сәгать 13 минут 11,1 секунд эчендә узды.

Составта Алексей Волков, Максим Цветков, Антон Бабиков һәм Антон Шипулин булган Россия биатлон җыелмасы 4 кенә өстәмә патрон кулланса да, алардан 53,4 секундка калышты.

Көмеш медальне Франция биатлончылары яулады.

Бу – Россия биатлончыларының сезонда яулаган икенче медале. Сезонда Россия биатлончылары 29 мөмкинлектән 2 “бронза” гына яулый алды. Беренче урында баручы Норвегиянең 19 (9-4-5) медале бар. Медальләр исәбендә Россия – 13 нче урында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр