ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Фән һәм мәгариф

ТР Президенты уку алдынгыларына исемле 90 стипендия билгеләде

12 гыйнвар 2018, 14:35

ТР Президенты уку алдынгыларына исемле 90 стипендия билгеләде 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 студент һәм курсант, училище һәм көллиятләрдә укучы 20 студент өстәмә финанс ярдәме алачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Президенты аспирантлар, адъюнктлар (югары хәрби уку йортлары аспиранты), студентлар һәм курсантларга республиканың 90 махсус дәүләт стипендиясен билгеләү турындагы Указга кул куйды. Шул хактагы документ ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Фәнни-гамәли конференцияләр һәм предмет олимпиадаларында җиңү һәм призлы урын яулаганнары, укуда югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 студент һәм курсант, училище һәм көллиятләрдә укучы 20 студент өстәмә финанс ярдәме алачак.

ТР Хөкүмәтенең махсус стипендиясенә лаек булганнар арасында КФУ (17 кеше), КХТИ (10), КАИ (12), башка югары уку йортлары, училище һәм көллиятләрдә белем алучы студентлар бар.

Стипендиатлар арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Санкт-Петербург университеты (2 кеше), Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Урал институты (1) һәм Россия гадел хөкем университе (1) студентлары да бар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр