ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кариев театры Саба районына гастрольләргә җыена
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак

Мәдәният

Арчада «Мин - татармын» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

12 гыйнвар 2018, 13:37 , Фото: arskmedia.ru

Арчада «Мин - татармын» бәйгесенә нәтиҗә ясалды Бәйге проза, шигърият, публицистика номинацияләрендә үткәрелде.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Ана телебезне, милләтебезне саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм районның яшь каләм тибрәтүчеләрен барлау максатында, Арча үзәк китапханәсе, ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыятенең «Арча–информ» филиалы, «Каурый каләм» әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы «Ак калфак» оешмасы «Мин - татармын» дигән бәйге игълан иткән иде. Яңа ел алдыннан аңа нәтиҗәләр ясалды, дип яза «Арча хәбәрләре».

«Бәйге проза, шигърият, публицистика номинацияләрендә үткәрелде. Темалары – татар теле, милләт, телебезне саклау, гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, йолаларыбыз, республикада төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәве», - ди Арча үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әлфия Галимова.

Бәйгегә 8 яшьлек укучы баладан алып 80 яшьлек хезмәт ветеранына кадәр үзләренең иҗат җимешләрен юллаган иде.

Конкурска 120дән артык эш килде. Араларында проза әсәрләре дә, публицистика да бар. Әмма күбесе – шигырьләр. Һәркем туган телебезне яклап үз фикерен җиткерергә теләгән.

Бүләкләү тантанасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов һәм шагыйрь Рифат Җамал катнашты.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә Арчадан Гөлсинә Зәкиева язмасында. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр