ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Икътисад

Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артачак

12 гыйнвар 2018, 12:32

Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артачак ТР Хөкүмәте рәисе: "Татарстан хезмәт хаклары күләме буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында", - дип белдерде.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ",  Лилия Гаделшина). Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумны тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр шул күләмдә булыр, дип фаразлана. 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш – 5,9 процент булачак. Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә ТР Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин шул хакта хәбәр итте.

ТР Премьер-министры җитәкчелегендә үткән коллегия утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Черкасов, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль район вәкилләре катнашты.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, бүген Татарстан хезмәт хаклары күләме буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында тора. Пермь краеннан соң - икенче урында. «Россия Президентының «май» указлары нигезендә аерым категория гражданнарның хезмәт хакларын арттыру буенча планлы эш алып барыла. Узган ел хезмәт хакларын арттыру 4 этапта башкарылды. «Май» указларына эләкмәгән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең эш хакына 2017 елның 1 июленнән 1580 сум өстәлде. Быел гыйнвардан хезмәт хаклары тагын 4,0 процентка күтәрелде», - дип сөйләде министр.

Эльмира Зарипова искәрткәнчә, быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 9 489 сумны тәшкил итте. Бу – 2017 елның II кварталында хезмәт яшендәге халык өчен яшәү минимумы күләменең 85 процентын тәшкил итә. 2018 елның 1 маеннан исә ул – Россиядә үткән елның II кварталына билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә, ягъни 11 163 сум булачак.

Ел саен республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы күләме раслана. Быел ул 10 126 сум булыр дип көтелә (Россия  буенча минималь хезмәт хакыннан 6,7 процентка күбрәк). Социаль хезмәттәшлек ягы белән республика килешүе проекты әзерләнгән иде.

Министрлык уртача хезмәт хаклары күләме минималь хезмәт хакыннан һәм яшәү минимумыннан азрак булган предприятиеләрне дә ачыклап тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Казан, Әлмәт, Тукай, Чирмешән районнары “кара” исемлеккә кергән. Ә менә Әтнә, Питрәч районнарында андый бер генә очрак та теркәлмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр