ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада чаңгычы кызны үтерүдә шикләнелгән җинаятьченең исеме билгеле булды

12 гыйнвар 2018, 11:58

Түбән Камада чаңгычы кызны үтерүдә шикләнелгән җинаятьченең исеме билгеле булды Полиция хезмәткәрләре җентекле эш башкарган, җинаятьнең шаһитлары булырга мөмкин кешеләрне ачыклаган.

 (Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада чаңгычы кызны үтерүдә шикләнелгән җинаятьченең исеме билгеле булды. Ул - Данила Котенев, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлылыгына хокук саклау органнарындагы чыганактан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, полицейскийлар җентекле эш башкарган, җинаятьнең ихтимал шаһитларын ачыклаган. Түбән Кама гаммәви мәгълүмат чараларында җинаятьченең фотороботы урнаштырылган.

Полициягә Түбән Камада яшәүчеләрдән әлеге җинаятьне кылуы ихтимал булган кешеләр турында шалтыратулар килә башлаган.

Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән берьюлы 20 кешене тикшергәннәр. Алар арасында Данила Котенев та булган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр