ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кариев театры Саба районына гастрольләргә җыена
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак

Архив

Казанның «Черек күл» паркында чыршылар утырттылар

12 гыйнвар 2018, 11:42 , Фото: Михаил Захаров

Казанның «Черек күл» паркында чыршылар утырттылар Чыршылар территорияне матурландырачак һәм яшел койма хасил итәчәк.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның «Черек күл» паркында 31 чыршы утырттылар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы Башкарма комитетының матбугат хезмәте.

Алты «Глаука» чыршысы пергола һәм балалар мәйданчыгы янындагы территорияне яшелләндерсә, 25 гади чыршы амфитеатр тирәсендә яшел койма хасил итәчәк.

Ленин бакчасы белән бергә «Черек күл» паркы шәһәрдәге иң борынгы парклардан санала. Аңа төбәк күләмендә әһәмиякә ия булган XVIII-XIX йөз ландшафт архитектурасы һәйкәле статусы бирелгән.

Рекреация зонасын этаплап төзекләндерү эшләре 2015 елда башланды. Узган елның 25 декабрендә күлдә шугалак ачылды, «Черек күл» үзе «Паркларда – кыш» программасына кертелде, Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар һәм шәһәр кунакларының иң яраткан урынына әверелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр