ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Мирас" фестивале концертларына татар зыялылары йөрми
Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернатор-блогерлар исемлегенә керде
Казанда Нокса елгасы аша яңа күпер төзеләчәк
Арча башлыгы Казанбаш мәктәбендә укучылар агулану турында фикерен әйтте
Россиядә һәм чит илләрдә татарлар туган тел көне уңаеннан флешмоб башлады

Икътисад

Самара суды «ВИМ-Авиа»ны банкрот дип тану турындагы шикаятьне канәгатьләндермәде

12 гыйнвар 2018, 11:25 , Фото: Михаил Захаров

Самара суды «ВИМ-Авиа»ны банкрот дип тану турындагы шикаятьне канәгатьләндермәде Татарстан арбитраж судының 2017 елның 28 ноябрендәге билгеләмәсен кире кагуны сорап, бер банк судка мөрәҗәгать итте.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Самараның унберенче арбитраж апелляция суды «Российский кредит» (Мәскәү) банкының «ВИМ-Авиа» авиакомпаниясен банкрот дип тану турындагы эш буенча шикаятен канәгатьләндермәде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Российский кредит» банкы Татарстан арбитраж судының 2017 елның 28 ноябрендәге билгеләмәсен кире кагуны сорады. Ул чагында суд «Спектр-Авиа» (Ульяновск) компаниясенең «ВИМ-Авиа»ның ббанкротлыкка чыгуы турындагы шикаятен кабул иткән иде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр