ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Җәмгыять

Лаеш районы флагы Көньяк Уралда булды

12 гыйнвар 2018, 09:33 , Фото: Салават Камалетдинов, laishevo.tatarstan.ru

Лаеш районы флагы Көньяк Уралда булды Маршрут вакытында матур һава торышы булды, температура -30 градус тирәсе иде, ди Нияз Нуретдинов.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Лаеш районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Нияз Нуретдинов район флагын Урал төбәгенең иң биек түбәсенә – Олы Ирәмәл һәм Кече Ирәмәл тауларына алып менде, дип хәбәр итә Лаеш районы рәсми сайты.

Нуретдинов җыелма команда составында Урал тайгасы буйлап 134 км йөреп кайткан. Сәяхәт вакытында ул район флагын үзе белән йөрткән.

Маршрут вакытында матур һава торышы булды, температура -30 градус тирәсе иде, дип сөйләгән сәяхәтче.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр