ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кариев театры Саба районына гастрольләргә җыена
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12 гыйнвар 2018, 08:29 , Фото: prav.tatarstan.ru

Алексей Песошин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Илебезнең прокуратурасы һәрвакытта да көчле һәм гадел булуы белән аерылып торды, диде Татарстан Премьер-министры.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Россия прокуратура хезмәткәрләре көне бүген, 12 гыйнварда, билгеләп үтелә.

«Безнең илебезнең прокуратурасы һәрвакытта да көчле һәм гадел булуы белән аерылып тора. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисади иреген, дәүләтнең законлы ихтыяҗларын саклау турыдан-туры сезнең хезмәтегезгә бәйле.

Сезнең хезмәтегез югары һөнәри һәм шәхси сыйфатлар булуын таләп итә, һәрвакытта да диярлек шактый куркыныч була һәм тәвәккәллек таләп итә. Сезгә катлаулы, ләкин намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Татарстан Республикасы Прокуратура органнары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, имин тормыш һәм киләчәктә уңышлы эшчәнлек телим”, - диелә республика Хөкүмәте башлыгының котлау мөрәҗәгатендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр