ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда автомобиль гараж чокырына төшеп киткән
Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән
Казан кешесе ачудан “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дигән
Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин
Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты

Фән һәм мәгариф

Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабы башланды

11 гыйнвар 2018, 19:55

Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабы башланды      Олимпиадада Төмән өлкәсе районнары этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән 9, 10, 11 сыйныфларның 36 укучысы катнаша.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Төмәндә 21нче гимназия базасында татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Олимпиадада Төмән өлкәсе районнары этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән 9, 10, 11 сыйныфларның 36 укучысы катнаша.

Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен эшләгәндә, укытучылар өчен семинар оештырылган.

Җиңүчеләрне һәм призга лаек булучыларны бүләкләү Төмәндә февраль башында булачак, диелә матбугат хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр