ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда автомобиль гараж чокырына төшеп киткән
Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән
Казан кешесе ачудан “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дигән
Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин
Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты

Җәмгыять

Россия кулланучылар күзәтчелеге Көньяк Африкага барудан тыелып торырга киңәш итә

11 гыйнвар 2018, 17:26

Россия кулланучылар күзәтчелеге Көньяк Африкага барудан тыелып торырга киңәш итә Бу илдә үлем куркынычы тудырырга мөмкин булган листериоз авыруы килеп чыккан.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”).  Россия кулланучылар күзәтчелеге россиялеләргә Көньяк Африка Республикасына барудан тыелып торырга чакыра. Илдә үлем куркынычы тудырырга мөмкин булган листериоз авыруы килеп чыккан. Бу хакта күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Көньяк Африка Республикасы сәламәтлек саклау министры Аарон Мотсоаледи листериоз авыруы белән бәйле кыен вазгыять турында җиткергән. 2017 елның декабрендә кешеләр арасында 727 әлеге авыру очрагы теркәлгән, шуның 61е үлем белән төгәлләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр