ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Владимир Шаинский белән Америкада хушлашалар

11 гыйнвар 2018, 15:22 , Фото: ria.ru

Владимир Шаинский белән Америкада хушлашалар Мәскәүдә композитор белән хушлашу вакыты әле билгеле түгел, чөнки барлык тиешле кәгазьләрне рәсмиләштерү процедурасы бара.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Композитор Владимир Шаинский белән хушлашу кичәсе музыкантның АКШта яшәүче якыннары, танышлары, аның иҗатына баш иючеләр өчен 12 гыйнварда узачак. Музыкантның хатыны Светлана Шаинская ТАСС агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Хушлашу кичәсе җомга көнне Сан-Диегодагы Crown Dance музыка студиясендә узачак», - диде ул. Кичәгә композиторның туганнары, якыннары һәм танышлары җыелачак.

Светлана Шаинская әйтүенчә, Мәскәүдә композитор белән хушлашу вакыты әле билгеле түгел, чөнки барлык тиешле кәгазьләрне рәсмиләштерү процедурасы бара. Шаинский гаиләсе композиторның мәетен яндырырга карар кылмаганлыктан, Мәскәүгә очу өстәмә процедуралар үткәрүне һәм күпсанлы документлар рәсмиләштерүне таләп итә.

Шунысын да искәртик: Шаинский Сан-Диего хастаханәсенә хәле начарайганнан соң 2017 елның 15 декабрендә китерелә һәм аңына килә алмыйча, 25 декабрь төнендә 93нче яшендә вафат була.

Владимир Шаинский — РСФСРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Ул нәфис һәм мультипликацион фильмнар өчен язылган күпсанлы популяр җырлар авторы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр