ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Путинга халык ышанычы рейтингы иң югары күрсәткечкә җитте

11 гыйнвар 2018, 13:45 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путинга халык ышанычы рейтингы иң югары күрсәткечкә җитте Сәясәтчеләргә ышаныч рейтингының икенче баскычында Россия оборона министры Сергей Шойгу урын алган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Сәясәтчеләргә халык ышанычы рейтингындагы Россия Президенты Владимир Путинның күрсәткече узган елның декабрь аенда иң югары дәрәҗәгә (57,7 процент) җитте. Бу мәгълүматны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге җиткерә. Әлеге хәбәрне «Интерфакс» агентлыгы тапшыра.

Соңгы эш атнасында (25-29 декабрь) әлеге күрсәткеч 56,8 процент тәшкил итте, дип билгеләп үтә социологлар.

«Путинның Президент сайлауларында катнашачагы билгеле булгач, дәүләт башлыгына ышаныч белдерүчеләр артты. Төрле тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, декабрьнең икенче яртысында россиялеләрнең Путинга мөнәсәбәте яхшырган. Бу – тенденциянең тотрыклылыгы турында сөйләргә мөмкинлек бирә», - диде Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең сәяси анализ һәм консультация практикасы җитәкчесе Михаил Мамонов.

Сәясәтчеләргә ышаныч рейтингының икенче баскычын Россия оборона министры Сергей Шойгу (18 процент) били. Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров – өченче урында (13,3 процент).

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10