ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Хәвеф-хәтәр

Фото: Балтач районындагы авариядә пикап шоферының гомере өзелгән

11 гыйнвар 2018, 11:59 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Фото: Балтач районындагы авариядә пикап шоферының гомере өзелгән Бүген иртән Казан–Малмыж трассасында юл-транспорты һәлакәте булды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Балтач районында булган җитди юл һәлакәтендә пикап шоферының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казан – Малмыж трассасының 92нче чакрымында «Ниссан Кашкай» һәм «Иж 2717» машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә очкан, ә пикапның кабинасы тулысынча җимерелгән.

Авариядә «Иж 2717» машинасының 48 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, ә чит ил автомобиле шоферын Арча Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.

Һәлакәт булган урында 110нчы янгын-коткару часте, 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар эшләде. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10