ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды
Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән
Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак
Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган

Хәвеф-хәтәр

Новосибирск өлкәсендә ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган

11 гыйнвар 2018, 10:31 , Фото: ГУ МВД России

Новосибирск өлкәсендә ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган Юл-транспорт һәлакәте Новосибирск – Барнаул трассасының 111нче чакрымында булган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсенең Черепаново районында ике машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган, тагын дүртесе тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Новосибирск – Барнаул трассасының 111нче чакрымында «Тойота» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Хонда» машинасы белән «маңгайга-маңгай» килгән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, барлык зыян күрүчеләр дә Черепаново Үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Алар арасында авыр хәлдәге 11 яшьлек кыз да бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр