ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Азнакай укучылары каникулларда лагерьда ял иттеләр

11 гыйнвар 2018, 09:04 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай укучылары каникулларда лагерьда ял иттеләр Кышкы каникулларда Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе мәктәпләрендә 13 көндезге лагерь эшләде. Анда 634 бала йөрде.

(Азнакай, 11 гыйнварь, “Татар-информ”, “Маяк”, Елена Бойчук). Азнакай 9 нчы урта мәктәбендә көндезге “Ак Барс” ял лагерында балаларга егәрләрен чыгарырга һәм яңа уку чирегенә көч тупларга барлык мөмкинлекләр тудырылды, дип хәбәр итә район газетасы.

Кышкы каникулларда Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе мәктәпләрендә 13 көндезге лагерь эшләде. Анда 634 бала йөрде.

Укучылар мәгариф, ЮХИДИ, “Азнакайнефть” идарәсе музейларына, балалар китапханәсенә, шәһәрдәге барлык һәйкәлләргә сәяхәт кылдылар, Яңа Юлда, Игелеклелек паркындагы чыршы тамашаларында катнаштылар. Көн саен саф һавада йөрүләр, спорт залында уеннар, интеллектуаль викториналар аларның сәламәтлеген ныгытты гына. Көнгә ике тапкыр ашау оештырылган иде, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр