ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора
Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак
Бөекбритания королевасы Елизавета II 92 яшьлеген билгеләп үтте
Алабугада янгында зыян күргән 14 яшьлек үсмер хастаханәгә озатылган
Казан ветераннарына Дуслык йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Дин

Киров өлкәсендә узган “Бәхетле балачак” конкурсында балалар дини гыйлемен күрсәткән

10 гыйнвар 2018, 15:54 , Фото: архив/Михаил Захаров

Киров өлкәсендә узган “Бәхетле балачак” конкурсында балалар дини гыйлемен күрсәткән Бәйрәм Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең “Вәгазь” газетасы чыга башлауга бер ел тулу хөрмәтенә оештырылган.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киров өлкәсендә “Бәхетле балачак” конкурсы узган. Аны төбәк мөселманнарының Диния нәзарәте оештырган.

Россия мөфтиләре шурасы сайтында хәбәр ителүенчә, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең “Вәгазь” газетасы чыга башлауга бер ел тулган. Бу басма Ислам турында аң-мәгърифәт таратуга, халыкның рухи-әхлакый тәрбиясенә йөз тота. Ел дәвамында газетаның кушымтасы буларак “Бәхетле балачак” бите чыгып килгән, анда балалар өчен төрле биремнәр нәшер ителгән. Алар буенча нәни укучылар бирелгән хәдис һәм аятьләрне өйрәнергә, текстлар иҗат итеп язарга тиеш булган. Популярга әйләнгән басманың бер еллыгы хөрмәтенә, Иске Йөрек мәчетендә “Бәхетле балачак” балалар бәйрәме узган. Анда Киров өлкәсе мәчетләре имамнары һәм газета чыгаручылар яшь талантларның эшенә бәя биргән, аларның белемнәрен сынаган.

Чарада Малмыж районы һәм күрше Балтач районыннан балалар катнашкан. Катнашучылар барлык биремнәрне уңышлы гына үтәгән, аять һәм хәдисләрне, газета битләрендә үзләре укып барган Ислам тәгълиматлары турында сөйләгән.

Составына имамнар һәм мөгаллимнәр кергән компетентлы жюри катнашучыларның хезмәтен югары бәяләгән. Бүләкләре дә яхшы гына булган: катнашучыларга татлы күчтәнәчләр, өстәл лампалары һәм Киров өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов һәм “Вәгазь” газетасы редакторы Рәшит хәзрәт Әхәтов исеменнән Мактау грамоталары тапшырылган.

5 кыздан торган бер төркем аеруча сөендергән. Алар бәйгегә бигрәк тә җаваплы караган, жюриның барлык сорауларына җавап биргән. Яше буенча иң кечкенәсе булуына карамастан, яхшы чыгыш ясаган бер кызчыкка аерым бүләк бирелгән.

Мәчет имамы Нияз хәзрәт, балаларга һәм мөгаллимнәргә рәхмәтен җиткереп, дини гыйлем һәм укылган намазларның безне кыямәт көненә кадәр озатып баручы “багаж” булуын искәрткән. Көч һәм сәламәтлек булганда, һәр көнне гыйбадәттә, изге гамәлләрдә үткәрегә тырышыйк, дип үгет-нәсыйхәтен биргән.

Вәгазьдән соң, чарада катнашучылар күмәк намаз укыган. Бәйрәм төшке аш табыны артында дәвам иткән. Киров өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов шушы бәйрәмне үткәрүдә күрсәтелгән ярдәм өчен Россия мөфтиләре шурасына рәхмәтен җиткергән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10