ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Фото: Балтач районында домино ярышлары бара
Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар
Казанның “Динамо” волейболчылары “Уралочка” командасын тар-мар итте
17 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Азнакайда яшәүче хатын-кызны фатирын арендаларга теләүче талаган

10 гыйнвар 2018, 15:11

Азнакайда яшәүче хатын-кызны фатирын арендаларга теләүче талаган   Явыз ниятле кеше 41 яшьлек хатын-кызның картасыннан 168 мең сум акчасын урлаган.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Азнакайда яшәүче хатын-кызны, фатирын арендалыйм, дип, мошенник талаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Кичә полициягә 41 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән һәм  фатирын арендага бирү турында социаль челтәрдә белдерү урнаштыруын сөйләгән. Белдерү бирүгә, озакламый, аңа таныш булмаган кеше шалтыратып, фатирын арендага алырга теләвен әйткән һәм акча күчерү өчен картасының реквизитларын сораган.

Реквизитлар бирүгә, озак та үтмәгән, хатын-кызга картасыннан 168 мең сум акча алынуы турында хәбәр килгән.

Әлеге факт буенча, “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Әлеге явыз ниятле кешенең телефон номеры Мәскәү өлкәсендә теркәлүе ачыкланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр