ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды
Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән
Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак
Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган

Фән һәм мәгариф

Рособрнадзор: 2018 елда БДИда зур үзгәрешләр булмаячак

9 гыйнвар 2018, 17:50

Рособрнадзор: 2018 елда БДИда зур үзгәрешләр булмаячак    Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясендә шулай ук үзгәрешләр булмый.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнарында зур үзгәрешләр булмаячак. Бу хакта “Российская газета”га интервьюда Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткән.

Барлык предметлар буенча имтихан биремнәренең демонстрацион версиясе Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) сайтында басылган. “БДИда катнашучы анда таныша, имтиханда нәрсә көткәнен күрә һәм тыныч кына әзерләнә ала”, - дип белдергән Кравцов.

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы сүзләренчә, быел барлык имтихан материалларының тулы комплекты аудиторияләрдә бастырылып биреләчәк.

Тугызынчы сыйныфларда йомгаклау аттестациясендә шулай ук үзгәрешләр булмаячак. “Алар дүрт предметтан: рус теле һәм математика мәҗбүри һәм сайлап ике имтихан тапшырачаклар. Рус теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен әңгәмә быел штатлы режимга кертелми. Февральдә һәм апрельдә мәктәпләрдә ике апробация узачак, әмма аларның нәтиҗәләре имтиханнарга кертелүгә быел тәэсир итмәячәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр